Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франкфуртта узган "Син ялгыз түгел" акциясендә Фазыл Вәлиәхмәтовка да хат язганнар


3 июнь көнне Казандагы мәхкәмә Вәлиәхмәтовны сак астында тоту вакытын тагын ике айга озайтты.

Майндагы Франкфурт шәһәрендә Русиядәге сәяси тоткыннарга теләктәшлек белдерү чарасында татар милли хәрәкәте вәкиле, сәяси тоткын Фазыл Вәлиәхмәтовка да хат язылган. Бу хакта Азатлыкка чарада катнашучы татар активисты сөйләде.

Аның әйтүенчә, шул юл белән активист Вәлиәхмәтовка теләктәшлек белдерергә теләгән. Хат өлешчә татарча язылган. Теләктәшлек сүзләреннән тыш хатта татарларның Вәлиәхмәтов эшен игътибар белән күзәтүе, аның ялгыз булмавы әйтелгән.

Франкфуртта Русиядәге сәяси тоткыннарга теләктәшлек йөзеннән хатлар язу чарасы "Син ялгыз түгел" акциясе кысаларында оештырылды. Мондый чаралар дөньяның дистәләгән шәһәр-илләрендә узды.

"Мемориал" хокук яклау оешмасы мәгълүматларына күрә, 2014 елдан 2024 елга кадәр Русиядә сәяси тоткыннар саны кимендә 15 тапкырга арткан. "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" проекты, үз мәгълүматларына таянып, бүген Русиядә кимендә 982 кешене сәяси тоткын бар дип атый.

ОВД-Инфо проекты исә бүген илдә кимендә 3309 кешенең сәяси нигездә эзәрлекләнүен хәбәр итә. Аларның 1604се – хәзерге вакытта төрмәдә.

  • Фазыл Вәлиәхмәтов — татар милли хәрәкәте активисты. 2004 елда ул Һади Атласи исемендәге музей-китапханә ачты. Ул Дөнья татар конгрессы, Татарстанның туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте һәм Казан федераль университеты оештырган туган якны өйрәнүгә багышланган форумнарда һәм конференцияләрдә актив катнашты.
  • Аны 2024 елның 5 декабрендә алып киткәннәр. Ул көнне өендә зур тентү дә булган, "яшерен китаплар" эзләгәннәр. Җәмәгатьчелеккә бу хакта Вәлиәхмәтовның Бөгелмә тикшерү изоляторыннан язылган шигыре таралганнан соң быел гыйнвар башында гына билгеле булды.
  • Активист Русия армиясен кабаттан дискредитацияләүдә (Җинаять кодексының 280.3 маддәсе 1нче бүлеге) һәм интернетта террорчылыкны аклауда (205.2 маддәнең 2нче бүлеге) гаепләнә. Янәсе, Вәлиәхмәтов 2023-2024 елларда Вконтактеда Украинадагы сугышка каршы биш пост чыгарган. Террорчылыкны аклауга маддәсенә килгәндә, активист Вконтактеда "Русия азатлыгы" легионының русияләргә мөрәҗәгатен урнаштыру белән бәйле диелә.
  • 70 яшьлек пенсионер гаебен танымый.
  • 3 июнь көнне Казандагы мәхкәмә Вәлиәхмәтовның сак астында тотылу вакытын тагын ике айга озайтты.
  • 9 июнь көнне "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" проекты Фазыл Вәлиәхмәтовны сәяси тоткын дип таныды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG