АКШ Гыйрактагы илчелегенең хезмәткәрләрен өлешчә эвакуацияләргә әзерләнә. Шулай ук Якын Көнчыгыштагы кайбер илләрдә урнашкан АКШ хәрбиләренең туганнарына илдән китәргә рөхсәт ителде. Бу хакта чәршәмбе кичендә Пентагон һәм Дәүләт департаментына сылтама белән кайбер медиалар, шул исәптән Reuters агентлыгы хәбәр итте.
АКШ хакимиятенең исеме аталмаган вәкиле агентлыкка белдерүенчә, иминлек өлкәсендә туган вазгыять аркасында саклану министры Пит Хегсет АКШның үзәк хәрби идарәсе җаваплылыгына караган кайбер илләрдәге хәрбиләрнең туганнарына илдән китүгә рөхсәт бирүен белдерде. Сүз, Катар, Бәһрәйн турында бара.
АКШ һәм Гыйрактагы чыганаклар шулай ук Багдадтагы илчелекне өлешчә эвакуацияләргә әзерләнүе турында хәбәр итте. Моны төбәктә куркыныч янау арту белән аңлаттылар.
Белгечләр соңгы вакыйгаларны "атом килешүе" сөйләшүләрендә алга китеш булмау сәбәпле, АКШ белән Иран арасындагы киеренкелекнең артуы белән бәйли. Чәршәмбе көнне АКШ президенты Доналд Трамп Иранның уран баетудан баш тарту ихтималына булган ышанычы кимүен белдерде.
Вашингтон сөйләшүләр уңышсыз тәмамланган очракта, Тәһранга атом коралын булдырмау максатыннан Иранга каршы чаралар күрәчәген, хәтта хәрби һөҗүмнәр дә булырга мөмкинлеген кире какмады. Иран хакимияте атом коралына ия булырга омтылмавын белдерә. Шул ук вакытта уран баету хокукыннан баш тартырга әзер түгеллеген дә әйтә.
АКШ Кораллы көчләренең Якын Көнчыгыш өчен җаваплы җитәкчесе генерал Майкл Курилла алдагы көнне АКШ Конгрессының Вәкилләр пулатында Иранга каршы хәрби һөҗүм планын әзерләвен һәм аны саклану министры Пет Хегсет белән Доналд Трампка тапшырганын белдерде. Иран саклану министры Газиз Насирзаде һөҗүм ясалган очракта, АКШның төбәктәге хәрби ныгытмаларына җавап һөҗүмнәре булачагын әйтте. АКШ хәрби базалары Күвәйт, Катар, Бәһрәйн, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Гыйрак җирлекләрендә урнашкан. Шул ук вакытта Гыйракта Иран тарафлы көчләр шактый күп.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум