Элек казна 13,5 миллард сум дефицит белән кабул ителгән булса. Хәзер дефицит 31 миллиард сумга җиткән. Ягъни 2,4 тапкырга арткан.
Бүген Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары быелгы һәм 2026-2027 елның план чорына республика бюджеты турындагы канун өлгесенә төзәтмәләр кертте.
Бизнес Online язуынча, элек 472,1 миллиард сум керем алырга ниятләнсә, хәзер бу сан 505 миллиард сумга җиткән. Бу 33 миллиард сумга күбрәк.
Шул ук вакытта чыгымнар 50,4 миллиард сумга артачак, ягъни 485,6 миллиард сумнан 536 миллиард сумга җитәчәк. Чыгымнарның иң күбе торак-коммуналь хезмәте өлкәсендәге инфраструктура проектлары белән бәйле. Шулай ук социаль мөһим булган фәнни, мәдәни һәм спорт чараларын уздыруга, төбәк проектларына, башкарылмаган дәүләт контрактларына түләү, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы арту һәм бюджет оешмаларының кредит бурычларын түләүгә дә чыгымнар арта.
- Татарстан бюджеты инде өченче ел рәттән сугыш шартларында корыла. Хакимият дәүләт эше һәм иминлек өчен чыгымнарны арттырды. Ә менә фән, торак-коммуналь хуҗалыгы кебек тармакларга акчаны киметте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум