Дүрт комисктан торган яңа китапның чыгуы турында аның авторы, журналист, музыкант Рәдиф Кашапов үзенең Телеграм каналында хәбәр итте. Китап "Мәхәббәт" дип атала. Ул тулысынча татар телендә.
Ни өчен китап "Мәхәббәт" дип аталганын автор мәхәббәт ул романтикага гына бәйле хис түгел, китапта тасвирланган тарихлар ул кешеләрнең бер-берсе белән сынаулар аша узу тарихлары, бергә мөһим уртак проектлар булдыруы, мәсәлән, кешеләр газет чыгаралар, мәктәп ачалар. Бу - мәхәббәтнең мисаллары дип аңлата Рәдиф Кашапов.
Яңа комикска кергән шәхесләрнең тарихлары документаль. Уйдырмалар юк, дип яза Кашапов.
— Без кемнәр турында язачакбыз дип күп уйладык, алар халыкка таныш та булырга тиеш, шул ук вакытта милләткә күп файда китергән, әмма җәмәгатьчелек аларны бәяләп бетермәгән мисаллар сайланды. Мәсәлән, "Тәрҗеман" дигәндә барысы да Исмәгыйль Гаспринскийны искә ала, әмма редакция эшен аның хатыны Казан кызы Зөһрә Акчурина тартып бара. Аның өлеше бик зур. Яки менә күпме кеше татар режиссеры Кәшифә Тумашеваны белә? Рәхим исемле ирен югалтып ике бала белән ялгыз кала, әмма режиссер булып китә. Гаять авыр эш. Аның Балтач районында Нөнәгәр авылында музейлары бар, әмма бик мөшкел хәлдә.
Танылган татар хатын-кызлары турында комикслар китабын чыгарганда ник Фатиха Аитова юк дип сораучылар күп булды. Менә аның ире белән бергә танышып, өйләнешеп татарлар өчен гаять мөһим мәктәпләр булдырганын яздык.
Хәсән Туфанның хатыны Луиза Сәлиәскәрова турында да яңа фактлар, детальләр бар. Бер ни дә күктән алынмады. Хатлар, язучыларның истәлекләре өйрәнелде, галимнәр, музей хезмәткәрләре, бу шәхесләрнең әле исән туганнары белән аралашу нәтиҗәсендә туган китап бу, - ди ул.
Бу китапка рәсемнәрне Юлия Галиәкбәрова, Арина Филлипова, Наташа Соло, Фәйрүзә Латыйфуллина ясаган.
Китапны чыгару эшенә алты ай вакыт киткән. Аңа крауфандинг аша акча тупланган, бары 356 мең 372 сум акча җыелган. Бу акча авторларның гонорарын каплап, җыентыкны мең данәдә чыгарырга мөмкинлек бирәчәк дип әйтелде. Китапның бәясе - 750 сум тора. Авторлар соңгы вакытта полиграфия хезмәте һәм кәгазь бәясе нык артты дип аңлата моны.
Июль азагында китапны тәкъдим итү булачак дип көтелә.
Моңа кадәр "Татарча комикслар" проектында Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская – беренче актриса, Сара Шакулова – беренче математика профессоры, Сара Садыйкова – беренче композитор, һәм Мәгубә Сыртланова – татар хатын-кызлары арасында беренче Совет берлеге каһарманы, очучы турында китап чыкты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум