Air India ширкәте очкычы Һиндстанның көнбатышындагы Әхмәдабад шәһәре һава аланында казага очраган. Бу хакта дәүләт агентлыклары хәбәр итә.
Беренчел мәгълүматларга күрә, очкычта 240лап кеше булган.
Очкыч күтәрелгәндә үк һава аланы янында кешеләр яши торган Мегханинагар районына килеп төшкән.
Flightradar24 хәбәрендә әйтелгәнчә, очкычтан соңгы сигнал 08:08:51 (UTC) булган.
"Сүз VT-ANB теркәлү номерлы Boeing 787-8 Dreamliner очкычы турында бара" диелә хәбәрдә.
Dreamliner - Boeing ширкәте тарафыннан җитешерелгән соңгы модель очкыларның берсе.
India TV хәбәр итүенчә, очкыч төшкән урында куе төтен күренә. Очкыч Әхмәдабад-тан Лондонга очкан. Барлыгы экипаждан 12 кеше, 230 юлчы булган. Юлчыларның 169ы- Һиндстан кешеләре, 53 Британия, 7се – Португалия һәм берсе Канада.
Reuters агентлыгы белдерүенчә, соңгы елларда Һиндстанда һава транспорты үсеш ала. Халыкара һава транспорты берлеге (IATA) баш җитәкчесе Уилл Уолш май аенда бу үсешне "искитмәле" дип атады. IATA җитәкчесе сүзләренчә, Һиндстан якын арада дөньяда өченче иң зур һава транспорты базарына әвереләчәк. Узган ел Һиндстан ил эчендәге юлчылар саны буенча рекорд куйды. Очучылар тәүлегенә 500 000 кешедән артып китте.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум