Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мединский Украина сөйләшүләрдән баш тартса, яңа җирләрен югалту ихтималы белән янады


Владимир Мединский
Владимир Мединский

Мединский Русиянең озак вакытлы сугышка әзер булуын аңлатты

Украина сугышны туктату өчен комромисс эзләүдән баш тартса, тагын да күбрәк җирләрен югалтырга мөмкин. Бу хакта The Wall Street Journal газетасына әңгәмәдә Русия президенты Владимир Путин ярдәмчесе Владимир Мединский әйтте. Ул тынычлык сөйләшүләрендә Русия вәкиллеген җитәкли.

Мединский әйтүенчә, Русия тынычлык телми, әмма Украина "башка дәүләтләрнең мәнфәгатьләренә буйсынып эш итүен дәвам итсә" җавап бирергә "мәҗбүр булачак".

"Кызганыч, бу низаг безнең (Украина белән) каршылыкларны катлауландыра, шуңа күрзә без аның мөмкин кадәр тизрәк тәмамлануын телибез", дип китерә аның сүзләрен басма.

Мединский Русиянең озак вакытлы сугышка әзер булуын аңлатты, һәм мисал итеп XVIII гасырда Русия белән Швеция арасында булган төньяк сугышны китерде. Ул 21,5 ел дәвам иткән.

Элегрәк Мединский бу чагыштыруны Украина белән сөйләшүләрдә дә кулланган дип хәбәр иткән иде журналист Оливер Кэролл. Ул вакытта Мединский Русиянең "мәңгелек" сугышка да әзер булуын әйткән дип белдерде журналист үз чыганакларына таянып.

Элегрәк Мединский бу чагыштыруны Украина белән сөйләшүләрдә дә кулланган, дип хәбәр иткән The Economist журналы журналисты Оливер Кэролл. Шул ук сөйләшүләрдә, журналист чыганакларга таянып, Мединский Россиянең "мәңгелек" сугышка да әзер булуын әйткән, дип белдергән.

Мәскәү Кырым, Донецки, Луһански, Запорожье һәм Херсон өлкәләрен Русиянеке итеп тануларын тели. Киев бу таләпләрне үтәү мөмкин түгел дип әйтә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG