Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Урал Байбулатов ни өчен тоткарланды?


Урал Байбулатов
Урал Байбулатов

Узган атнада Башкортстанда Әбҗәлил районындагы Кырктытаудан бакыр чыгаруга каршы чыгыш ясаган берничә активистта тентү узды. Активист Урал Байбулатовка "ялган мәгълүмат тарату" турында җинаять эше ачылды. Әлеге эшкә республика хакимиятенең никадәр катнашы бар?

Җәмәгать эшлеклесе һәм блогер Урал Байбулатовны Уфадагы фатирында куәт оешмалары хезмәткәрләре 5 июньдә иртәнге сәгать алтыда килеп тоткарлаган. Бу хакта "Idel.Реалии"га исемен күрсәтмәү шарты белән активистның танышы сөйләгән. Байбулатовта тентү уздырганнар һәм Совет урамындагы Тикшерү комитеты идарәсенә алып киткәннәр.

Соңрак Урал Байбулатовка төркем белән алдан килешеп "кешенең гомере һәм иминлегенә янаучы ялган мәгълүмат таратуда" (Җинаять Кодексының 207.1 маддәсе) гаепләү белдерелгән. Тикшерү комитеты идарәсенә илткәнче, Байбулатовны берничә сәгать ФСБның Башкортстандагы идарәсендә тотканнар дип сөйләде танышы.

Җинаять эше 3 июньдә ачылган булган. "Idel.Реалии" мәгълүматынча, эшне Байбулатовка 2025 елның 22 апрелендә язган посты өчен ачканнар.

"Әбҗәлил районы экологиясе "бакыр таз белән капланачак", дигән иде ул әлеге посттагы видеода.

Постта Байбулатов, аерым алганда, "җирле халык сүзләренчә, 1968 елда шул урындагы урманнарда атым-төш калдыкларын күмгәннәр", шуңа күрә "җирлектә радиология экспертизасы уздырырга кирәк", дип язган иде. Ул шулай ук "Искак авылы янында себер түләмсеннән үлгән мал күмелгән үләт базы бар", дип тә өстәде.

— Сәнәгать эшләре һаваның тузанлануына, ихтимал радиация белән пычрануына һәм табигать энҗесен юк итүгә, шулай итеп туризмны җимерүгә китерәчәк, — диде активист. — Мәгъдәндә тимер күләменең әз булуы икътисади файдасын да шик астына куя. Ачык эшкәртү һәм шартлату эшләре гидрология режимын бозып, җирлекнең чүлгә әйләнүенә китерә ала.

Байбулатов "2020 елда геология эшләре вакытында да экология нормаларын бозулар теркәлде", ә "җирле халыкның фикере исәпкә әлегә алынмый", диде.

Крыктытау сырты. Фото: wikipedia.org/Андрей Шуняев
Крыктытау сырты. Фото: wikipedia.org/Андрей Шуняев

Тикшерү фаразлавынча, Байбулатов үзенең видеосында бакыр чыгарырга планлаштырылган җирләрдә экологик нормалар бозылу, атом калдыклары күмелүе һәм себер түләмәсен таратучы үләт базы булу турында ялган мәгълүмат тараткан. Хокук саклау оешмалары фикеренчә, әлеге видео халыкны ялгыш юлга кертеп, җәмгыятьтә киеренкелек артуга һәм протест хәрәкәте көчәюгә китергән.

Кырктытау (башкорт телендә – "Ҡырҡты-тау") — Көньяк Урал таулары рәтендә урнашкан, Башкортстанның Әбҗәлил һәм Белорет районнарында 60 километрга сузылган тау сырты. Аның итәкләрендә Караташ тавы, Бабай, Кушай, Хандык исемле түбәләр, Ултык-Карагас һәм Хуускан кебек табигый урыннар бар. Башкорт халык эпосында Кырктытау Урал батырның тауларны ярып, елгаларны коткарган урыны дип телгә алына.

2025 елның язында "Урыс бакыр ширкәте"нең (РМК) Кырктытауда геология эшләрен яңадан башлап җибәрүе һәм киләчәктә биредә тау-баектыру комбинаты төзергә һәм бакыр чыгарырга җыены билгеле булды.

Республика хакимиятләре РМК проектын хуплый һәм пропаганда кампаниясе алып бара. Җирле активистлар һәм экологлар ширкәт планнарына каршы чыга, тауны актару табигатькә зыян китерәчәк һәм Урал артындагы күп авылларны эчәр сусыз калдырачак дип саный.


"Idel.Реалии"га билгеле булганча, сорау алу вакытында Урал Байбулатов гаебен танымаган һәм Русия Конституциясенең 51нче маддәсенә сылтанып, сорауларга җавап бирүдән баш тарткан.

Уфаның Совет районы мәхкәмәсе Байбулатовка ике айга кайбер гамәлләрне тыю белән бәйле чикләү чарасы кертте. Аерым алганда, аңа төнлә фатирыннан чыгарга ярамый һәм эшнең башка фигурантлары белән аралашу тыелган.

"Табигатьне яклаучыларны куркыту бара"

5 июньдә башка экоактивистларда да тентүләр булды дип язды Телеграм каналлары. Аерым алганда, бер тентү белән Магнитогорски эшмәкәре Илдар Хәбиров йортына да килгәннәр. Моннан тыш, Әбҗәлил районының тагын берничә авылында тентү узуы турында хәбәр иттеләр.

"Әбҗәлил районында уздырылган тентүләрдән соң беркемне дә тоткарламаганнар дигән мәгълүмат бар. Аларга "экстремистик эшчәнлеккә юл куймау" турында кисәтү тоттырганнар", дип язды соңрак "Табигат" каналы.

Кырктытауны яклаучылраның төп чатында кичен мондый язу пәйда булды: "Админнарның берәрсе иреккә чыкмый торып, чат ябык". Кемнең иреккә чыгуы турында сүз барганы аңлашылмый, шуннан соң чатта беркем дә язмады.

6 июнь иртәсендә чатта "Бурангол авылында геология-тикшеренү техникасы йөрүе һәм юлларны ябу турында ялган хәбәрләр таратыла. Әмма бар да тыныч, болар гайбәт кенә" дигән хәбәр пәйда булды. Шул ук хәбәрдә "кичәге тоткарлаулардан соң хәлләр җайланды, аңлату эшләре үткәрелде, барысын да өйләренә кайтардылар". "Бу чатның барлык админнары хәзер көндәлек мәшәкатьләр белән мәшгуль", — диелде. Берникадәр вакыттан соң бу язма чаттан юкка чыкты, әмма соңрак үзгәрешсез рәвештә яңадан пәйда булды.

— Табигатьне яклаучыларны куркыту бара, — дип хәбәр итте активистларның "Наш Ҡырҡты-тау" телеграм-каналы. — Хакимият көч куллану юлын сайлады.

Искә төшереп китик, 23 майда Әбҗәлил районының административ үзәге булган Аскар авылына көтмәгәндә берничә ОМОН һәм полиция машинасы килеп керде. Соңрак хакимият яклы каналлар бу хәлләрне "күнегүләр" дип атады.

— Әбҗәлил районында Башкортстан һәм Чиләбе өлкәсе куәт оешмаларының зур күнегүләре бара, — дип язды хакимиятне яклаучы "Техас Хабирова" каналы. — Чыганакларга ышансаң, Уфа, Магнитогорски һәм Әбҗәлил районыннан кайбер кешеләрнең адреслары билгеле инде — провокацияләргә юл куймау өчен. Деструктив эшчәнлекне тамырыннан ук бастырачаклар, протестның урам этабын үтмичә генә "Әбҗәлил эше" сценарие әзерләнә. Мәхкәмә практикасы бар, гаепсезләр зыян күрмәячәк. "Баймак вакыйгалары" кабатланмаячак — провокаторларга һәм аларның артында торучыларга каршы сценарий хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә килешенгән.

26 май көнне "Наш Ҡырҡты-тау" Telegram-каналы хәбәр иткәнчә, Башкортстан эчке эшләр министры вазифаларын вакытлыча башкаручы исеменә дистәләрчә протест каналлары һәм "ВКонтакте" төркемнәре администраторларын һәм әгъзаларын Русия Җинаять кодексының берничә маддәсе нигезендә җинаять җаваплылыгына тартуны сорап гариза тапшырылган. Гаризаны Миронов П.А. исемле берәү биргән.

— Әлеге ресурслар аша Башкортстан халкын рөхсәт ителмәгән чараларда, шул исәптән массакүләм чуалышларда катнашырга өндәүче язмалар бастырыла. Кайбер материалларда экстремистик эшчәнлеккә ачыктан-ачык чакырулар бар, — диелгән гаризада.

Элегрәк Магнитогорскида әбҗәлилләргә теләктәшлек күрсәткән активистларга җирле прокуратура "экстремизм турында кануннарны бозуга юл куймау турында кисәтү" тараткан иде.

Урал Байбулатов кем ул?

Урал Байбулатов 1990 елның 4 мартында Күгәрчен районы Бикес авылында туган. Уфа сәнгать академиясен тәмамлаган.

Төрле елларда журналист булып эшләгән, эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән.

2020 елның көзендә Куштау шиханына яклау протестларыннан соң Байбулатов "Юлдаш" радиосыннан ("Башкортстан" телерадиоширкәтенә карый) дикторлыктан китте. "Үземне экология проблемнарын чишүгә багышлыйм", диде ул.

Урал Байбулатов
Урал Байбулатов

Куштау протестлары вакытында активистларның "Координация шурасын" җитәкләде, аның исеменнән Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белән очрашуда шиханны яклаучылар "Манифестын" укыды.

2021 елның гыйнварында Байбулатов "Республика" иҗтимагый-сәяси хәрәкәткә нигез салды. 2021 елның 23 гыйнварында Уфада Алексей Навальный тарафдарлары йөрешендә катнашты, "Ак йорт" янында митинг оештырды. Берничә көннән аны тоткарлап, рөхсәт ителмәгән чара оештыруда гаепләп, 10 тәүлеккә административ сак астына алдылар.

2021 елның декабрендә Байбулатов Баймак районы 1нче Төркмән авылында мал чире чыгуы турында видорепортаж чыгарды.

2022 елның мартында Русиянең Украинага бәреп керүен хуплады, аерым алганда "Ни өчен бу 2022 елда бара, ни өчен 2014 елда, Русия җәмгыятендә эйфория һәм патриотик кәефләр күтәрелгәндә, Украина халкы әле бик нык берләшмәгән вакытта булмады", дип әйтте.

2025 елның маенда Байбулатов Башкортстан ФСБ идарәсе башлыгы Игорь Кочневка мөрәҗәгать итеп, республика матбугат чаралары Кырктытауны эшкәртү мәсьәләсен дөрес яктыртмый дип белдерде. Аның сүзләренчә, "Ростислав Морзаголов (Башкортстанда элек мәгълүмати сәясәт кураторы, хәзер чит илдә яши - ред.) әлегә кадәр мәгълүмати сәясәткә кысыла дияргә нигез бар".

"Обеҡътивсызлык, фактларны бозып күрсәтү һәм Кырктытауны эшкәртүчеләр мәнфәгатьләрен яклаучыларын хуплау, бу үзе үк хакимияткә тискәре карашларны көчәйтә", диде активист.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG