2024 елда Татарстанда ЗАГС бүлекчәләре 23,6 меңнән артык никах теркәгән. Шул ук вакытта республикада 13,5 мең гаилә таркалган – бу теркәлгән никахларның яртысыннан күбрәгенә туры килә. Бу хакта 2024 елда Татарстанда яшьләрнең хәле һәм яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру турында хисапта әйтелә.
Хисапка күрә, 2020- 2022 елларда никахлар саны арта барган. 2022 елда күрсәткеч иң югары ноктага җиткән – 27,4 мең никах.
2024 елда Татарстанда аерылышулар саны 5,3%ка кимегән. Узган ел республикада 13 507 пар аерылышса, 2023 елда бу сан 14 266 булган. Аерылышучыларның яше, нигездә – 31–35 яшь аралыгында.
Шул ук вакытта, хисапка күрә, Татарстанда 31дән 35 яшькә кадәрге яшьләр саны 12 ел эчендә 270 меңнән артык кешегә, ягъни якынча 29%ка кимегән.
14тән 30 яшькә кадәрге яшьләр саны да кими бара, бары тик 2022 елда кыска вакытлы үсеш булган. 2022 елда бу категориядә 367,4 мең яшь кеше булса, 2024 бу сан 324,6 меңне тәшкил иткән. Шулай итеп, 2022 елдагы иң югары күрсәткеч белән чагыштырганда, 14–30 яшьлек яшьләр саны ике елда 42 846 кешегә, ягъни 12%ка кимегән.
Аеруча 25тән 30 яшькә кадәрге яшьләр арасында кимү зур — 2019 елда 364 771 кеше булса, 2024 елда — 256 311. Ягъни 30% тирәсе кими төшкән.
- Соңгы елларда Русиядә, шул исәптән Татарстанда һәм Башкортстанда демографик кризис күзәтелә.
- 2024 елда Татарстан һәм Башкортстанда яшәүчеләрнең табигый кимүе, ягъни туучыларга караганда үлемнәрнең артуы көчәйгән. Бу Татарстанстат һәм Башкортстанстат хисапларыннан күренә.
- 2023 елда Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков республикада биш елда яшьләр саны 100 меңгә кимер дип фаразлаган иде. Моның сәбәпләре итеп ул туучылар санының кими баруын һәм аерылышуларның күплеген атаган.
- 2024 ел ахырында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикада демографик хәлдән "бик канәгать булмавын" белдерде. Ул хәзер күпчелек кешеләрнең башта үзләре өчен яшәргә тырышуын, балаларның соңрак тууын тәнкыйтьләде.
- Русиянең Украинага каршы сугышы да үлемнәр санын арттырды. Татарстан һәм Башкортстаннан сугышта кимендә 11 меңнән арттык кешенең гомере өзелгән. Иң күп үлемнәр 2024 елга туры килә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум