4-7 июнь көннәрендә Мәскәүдә Русия халыкларының милли әдәбиятлар фестивале узды. Быел ул Кызыл мәйданда оештырылды. Чара милли әдәбиятларга багышланган булса да, сак хезмәте, урысча булмаган китапларда ни язылганын аңламыйбыз дип, кайбер кешеләрне кертергә теләмәгән.
Милли әдәбиятлар фестивале – Русиядәге язучылар, шагыйрьләр, музыкантлар, тел активистларын берләштерүче зур чара. Һәр көн өчен төрле програм каралган. Анда Татарстан, Башкортстан вәкилләре дә катнашты. Шулай ук сахалар, чуашлар, ногайлар, мукшылар, ненецлар, балкарлар, бурятлар, нанайлар һәм башка халыклар да булды. Бу хакта фестивальнең Вконтакте битендә язылган. Һәр халык Мәскәүгә үз ана телләрендәге китапларын да алып килгән иде.
Ләкин урыс телендә булмаган китаплар андагы сакчыларны шүрләткән. Бу хакта 5 июнь көнне үзенең "Страна языков" Telegram каналында филолог, нанай теле белән кызыксынучы Василий Харитонов язып чыкты.
"Хәзерге вакытта милли әдәбиятлар фестивалендә катнашу өчен Кызыл мәйданга китаплары урыс телендә булмаган кешеләрне кертмиләр. Алар (сак хезмәте - ред.) берни аңламауларын белдерә һәм китапларның тыелган яки экстремистик булуы ихтимал дип әйтә. Видеога төшерү, әлбәттә, тыелган. Әмма безнең редакциядә әлеге хәлгә юлыккан катнашучыларның хәбәрләре бар.
Тавыш купканнан соң, җентекләп тикшереп, берәм-берәм кертә башлаганнар. Фестивальдә катнашучылар куркуга калган, кайберләре 30нчы еллардагы репрессияләрне искә ала.
Милләтләр эшләре федераль агентлыгы (ФАДН) бу постны укып, махсус хезмәтләргә җиткерерләр дип өметләнәм. Рәсми җавапны комментарийларга җибәрергә мөмкин", дип язылган Telegram каналда.
Әлеге посттан соң фестиваль кураторларының берсе Аня Мурасова әлеге килеп туган хәлгә аңлатма бирергә тырышты:
"Бу килеп туган хәл дөрес итеп тасвирланмаган һәм артык хисләр белән күпертелгән. Әгәр дә катнашучылар хәлне провокациягә әйләндермәсә, бернинди дә проблем килеп чыкмас иде. Бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү өчен һәрвакыт оештыручылар бар. Милли телләрдәге китаплар безнең нәшриятларның стендларында бар, алар безнең програмда тәкъдим ителгән. Кичә без төрле телдәге китапларны сакчылары аша алып кердек. Әйдәгез инде сары матбугат кебек сенсация ясамыйк.
Гомумән, кемнеңдер адресына гаеп ташлаганчы башта фактларны тикшерү мөһимдер. Мөгаен, без дөреслегендә шикләнгән тарихларны бастырып чыгарудан тыелып тору кирәктер. Мәгълүмат җаваплылыгы ашыгып язудан һәм тәэсир көченнән мөһимрәк", дип язган фестиваль кураторы.
Әлеге җавап күпләрне канәгатьләндермәде, хәтта килеп туган хәл өчен оештыручылар гафу үтенергә тиеш дип язучылар да булды.
Шул ук Мурасова чараның нәкъ Кызыл Мәйданда узуын искә алырга чакырды.
"Бөтен кешеләрне туктатып тикшерәләр. Сак хезмәте сораулар бирә ала. Аларга нейтраль җавап бирергә дә, шулай ук баррикадаларга ташланырга да була. Аннан соң булганнары инде интерпретация мәсьәләсе. Кичә без китапларны уздырганда барысы да тыныч узды. Ә бүген менә хәлләр шулай. Ышандырып әйтәм, ул хәл – китаплар аркасында түгел", диде ул.
Харитонов бу аерым очрак кына, әмма нәкъ басма китапларның телләре белән бәйле булуын әйтте.
Нәкъ нинди телдәге китапларны тикшерү турында әйтелмәде. Бары Vamosaver One дигән исемле кеше генә Кавказ телендә язылган балалар китабына бәйле аңлашылмаучанлык чыгуын әйтте. Кайбер китапларның соңгы битендә гадәттә урысча кыскача мәгълүмат бирелсә, әлеге китапта бары г.Назрань (Назрань шәһәре) дип кенә язылган булган.
FaziRus дигән исемле кулланучы быел фестивальдә тикшереп кертү пунктында чыннан да киеренке мохит хөкем сөрүен язды. "Кергәндә китапларны җентекләп тикшерүләре турында да әйтми мөмкин түгел. Битләрен актарып чыгалар, рәсемнәрне карыйлар, әллә нинди яшерен мәгънәләр эзләгән кебек кыланалар. Минем рюкзакта үз китабым бар иде. Хәтта бу китапта нидер табып, бу мәйданга туры килми дип уйламасалар ярый дип борчыла да башладым. Әлбәттә, бу күңелсез хәл, йөрәккә дә азрак шом керә (бернинди гаепсез килеш тә үзеңне җинаятьче итеп тою күңелле хәл түгел). Шулай да мин түздем. Башкалар, мөгаен, түзмәгәндер.
Бүген инде узганда китапның исемен генә укыдылар", дип язган ул.
Башкортстаннан татар теле торышы өчен борчылучы Рөстәм Баттал: "Ярый әле фестивальгә бармадым. Ана телендәге китап өчен Кызыл мәйданда кызарып торуның һич кирәге юк. Уфада Китап Бәйрәме узды. Теләсә нинди китапны теләсә нинди телдә алып керергә мөмкин иде", дигән.
Русия халыкларының милли әдәбиятлар фестивалендә Татарстаннан шагыйрә Илсөяр Ихсанова, Башкортстаннан шагыйрь Фәнил Бүләков катнашкан. Програмнан күренгәнчә, алар "Русия халыкларының заманча әдәбияты: төрки һәм монгол халыкларының поэзия һәм прозасы" дигән антологияне тәкъдим итүдә чыгыш ясаган. Әлеге антологиягә 1991 елдан соң 18 телдә чыккан шагыйрь һәм прозаиклар иҗаты кергән. Шунда ук аларның тәрҗемәләре дә бирелгән.
Фестивальдә Татарстан китап нәшрияты татар һәм урыс телләрендә 300 исемдәге китап тәкъдим иткән. Нәшрият җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин "Татар-информ"га әйтүенчә, алар Мәскәүгә күргәзмәгә алып бара торган китапларны укучылар ихтыяҗыннан чыгып сайлый.
Моннан тыш фестивальдә Башкортстаннан "Йатаган" фольклор төркеменең концерты булган. Әлеге төркем башкорт милли көйләрен яңгыратканда ятаган, кылкубыз, кубыз, курай, думбыра һәм башка уен коралларын куллана.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!