Акча бетә башладымы? Башкортстанда сугышка китү өчен контракт акчасын киметәләр

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров хәрбиләр белән

Башкортстанда сугышка китү акчасын киметкәннәр. Белгечләр үлүчеләр саны белән Русия күләмендә беренче урында барган республикада икътисади авырлыклар турында сөйли, салымнар кимүен әйтә. Моннан тыш сугышка кешеләр болай да җитәрлек бара дигән фараз бар.

Башкортстаннан "ихтыяри" булып Украинадагы сугышка китүчеләргә 500 мең сумга кимрәк акча түли башладылар. Республика башлыгы Радий Хәбиров 5-30 июнь аралыгында контракт төзүчеләргә бер миллион сум гына түләү турында карар имзалаган иде.

Башкортстан башкаласы Уфадагы хәрби комиссариатларга һәм хәрбиләр туплау пунктларына килеп контракт имзалаучыларга да түләүләрне ике тапкырга киметкәннәр: 1 миллион 200 мең сум урынына 600 мең сум биреләчәк.

Башкортстанда Украинадагы сугышка китүчеләргә бирелә торган акчаларны соңгы тапкыр Яңа ел алдыннан үзгәрткәннәр иде, ул чакта өч тапкырга арттырдылар: 505 мең сум урынына 1,6 млн сум булды. Шуның белән беррәттән Башкортстан хакимиятләре 2025 елны Украинага каршы сугышта катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү елы дип игълан итте.

"Бюджет дефициты арта"

Башкортстаннан икътисад белгече "Idel.Реалии"га сөйләгәнчә, әлеге чара төбәкнең икътисади хәле начараюна бәйле. Белгеч исеме иминлек максатыннан аталмый.

— Минемчә, бу, бер яктан, республиканың бюджет хәленең киеренкелеге белән бәйле. Күптән түгел генә бюджетка төзәтмәләр кертелде, бюджет дефициты артты. Ә хәзер әле ел башы гына. Икенче яктан, бу контрактчылар җәлеп итүгә мохтаҗлыкның элеккечә кискен булмавын да күрсәтә ала, — диде ул.

Май ахырында Башкортстан Дәүләт җыелышы бюджет турындагы канунга төзәтмәләр кабул итте. Документ нигезендә 2025 елда төбәк бюджеты дефициты 5,8 млрд сумга арттырылып, 9,8 млрд сумга җиткерелде. Бюджет керемнәре 90 млн сумга арттырылып, 337,6 млрд сумга җитте, чыгымнар 5,9 млрд сумга үсеп, 347,4 млрд сумны тәшкил итте.

БУ ТЕМАГА: Башкортстанның "үги" районы. Украина һәм Хәбиров сугышы арасында калган Баймакта ничек көн күрәләр?

"Idel.Реалии" сөйләшкән белгеч әйтүенчә, әлеге түләүләр төбәк икътисады өчен шактый сизелерлек.

— Сүз республика бюджетыннан турыдан-туры чыгарыла торган миллиардлар, хәтта дистәләрчә миллиард сум турында бара. Моннан тыш, муниципаль бюджетларның чыгымнары бар, алар да республика өчен турыдан-туры булмаса да, чыгым булып тора. Бу, әлбәттә, сизелерлек йөкләмә, — ди ул.

"Төбәкләрдә салым керемнәре үсеше нык акрыная"

Төбәкләрнең түләүләрне киметүенең берничә сәбәбе бар. Беренче сәбәп — бюджет керемнәренең төшүе. Мәскәү дәүләт университеты профессоры, икътисадчы Наталья Зубаревич билгеләп үткәнчә, төбәкләрдә 2025 елның беренче чирегендә шәхси керемнәрдән салым (НДФЛ) һәм табышка салым җыю авыр барган. Аның сүзләренчә, нәкъ менә бу ике салым бюджетның керем өлешен формалаштыра:

— Күрәсең, бюджет керемнәре кими, һәм алар контракт нигезендә эшләүчеләргә элеккечә түләп бетерә алмыйлар. Салым җыемнарын карасак, елның беренче чиреге бик үк уңышлы түгел, күп төбәкләрдә физик затлар кеременә салым үсеше нык әкеренәйде, табышка салым белән дә проблемнар бар, ләкин бу барлык төбәкләргә дә кагылмый. Һәм нәтиҗәдә, алар экономия ясарга мәҗбүр, — дип китерә Зубаревич сүзләрен "Новые Известия" басмасы.

Бу хәл Башкортстанда аеруча сизелә. Биредә төбәк казнасы параметрларын яңадан карарга туры килгән. Бюджет дефициты 5,8 миллиард сумга арткан, һәм бу күрсәткеч ике тапкыр диярлек үсеп, 9,8 миллиард сум тәшкил иткән. Республика парламенты рәисе Константин Толкачев әйтүенчә, акчаларны бюджет маддәләре арасында яңадан бүлергә туры килгән.

БУ ТЕМАГА: Татарстан һәм Башкортстанда яңа "урта сыйныф": сугышчылар, тимерчеләр, келәтчеләр

"Сугышка китәргә теләүчеләрнең саны җитәрлекме?"

Сәяси күзәтүче Аббас Галлямов та төбәкләрдә бер тапкыр бирелә торган түләүләрнең кимүен "акча бетә башлавы" белән аңлата. Аның фикеренчә, хакимиятләр хәзер "административ ресурс хисабына эш алып барырга уйлаган". Ул төбәк хакимиятләре тарафыннан контракт имзалаган өчен түләүләрне арттыру карарлары вакытлыча булган, чөнки ул вакытта да акча җитмәгән, дигән фикер белән уртаклашты.

Ә менә сәясәт белгече Александр Немцев фикеренчә, түләүләр кимүе контракт төзәргә теләүчеләр агымы югары булган төбәкләрдә күзәтелә. Белгеч "Ведомости" басмасына сөйләгәнчә, киресенчә, квота тулмый торган урыннарда түләүләр арттырыла. Бу очракта түләүләрне киметү мантыйклы адым булып күренә, ди ул.

— Мин республика хакимияте сугышка китәргә теләүчеләрнең саны җитәрлек дип саный, дип уйлыйм. Шуңа күрә, шул ук нәтиҗәне азрак чыгым белән дә алырга мөмкин булганда, нигә артык акча сарыф итәргә кирәк, — дип сөйләде "Idel.Реалии"га тагын бер икътисадчы.

Түләүләрне башка төбәкләр дә киметә

Бер тапкыр бирелә торган түләүләрне кыскарту моңа кадәр башка төбәкләрдә дә күзәтелде. Контракт төзү "бәясе" Ямал-Ненец автоном бүлгесендә, Белгород, Түбән Новгород һәм Самар өлкәләрендә кимеде.

Бу төбәкләрдә хакимиятләр башта контракт бәясен вакытлыча берничә тапкырга арттыра иде, ләкин соңрак кире чигенделәр.

Мәсәлән, Түбән Новгород өлкәсендә түләүләрне 2,295 миллионан 1,5 миллион сумга кадәр төшергәннәр. Шуларның 400 меңе генә – федераль акча.

Татарстанда бүген дә контракт төзүчеләргә 2 миллион 500 мең сум түлиләр. Республикада акчаны киметү турында сүзләр әлегә ишетелмәде.

БУ ТЕМАГА: Учалыга — сәяхәт. Башкортстанның иң күп егете үлгән районнарның берсе бүген ничек яши?

Башкортстан һәм Татарстан – сугышта иң күп кешесе үлгән төбәкләр

Русия күләмендә үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында, Татарстан икенче урында бара. Бу Русия буйлап һәлак булган хәрбиләр исемлеген туплаучы "Медиазона" проекты саннарыннан күренә. Мобилизациягә эләгүчеләр һәм ихтыярилар үлеме ягыннан — Башкортстан белән Татарстан беренче ике урында.

Русия Украинага каршы башлаган сугышта Татарстаннан һәм Башкортстаннан 11 меңнән артык кеше һәлак булган. Моны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" проектында җыелган исемлек күрсәтә. Бу исемлекне без сугыш башыннан бирле туплыйбыз.

9 июньгә без Татарстаннан кимендә 5185 кеше үлеме турында мәгълүмат таба алдык. Башкортстан исемлегендә кимендә 5870 үлгән хәрби исеме бар. 3 атнада ике республикадан 500гә якын үлем турында хәбәрләр ачыкланды.

Ике республикадан Украинадагы сугышта кимендә 11055 үлем очрагы турында хәбәр таба алдык. 17 апрель көнне үлүчеләр саны 10 меңнән узган иде.

БУ ТЕМАГА: Сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 11 мең кеше һәлак

БАШКОРТСТАНДА КОНТРАКТ ТӨЗҮ КҮПМЕГӘ ТӨШӘ?

Медиа чаралары элегрәк хәбәр иткәнчә, 2024 елда Башкортстанда сугышта катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү өчен 43 төрле чара гамәлдә булган. 27 мартта республика премьер-министры Андрей Назаров сүзләренчә, узган ел әлеге максатларга 13,4 миллиард сум акча тотылган.

The Bell китергән мәгълүматларга караганда, Германиянең Халыкара иминлек мәсьәләләре институтының фәнни хезмәткәре Янис Клюге 2025 елның апрель уртасына Русиядә контрактчыларга түләүләрнең якынча 2 миллиард сум тәшкил итүен фаразлый. Шуның 1,5 миллиардын төбәкләр түли, бу аларның бюджетының якынча 3 процентын тәшкил итә. Калган өлешен федераль бюджет каплый.

Клюге бәяләвенчә, 2025 ел башында көненә уртача 1000–1500 кеше контракт имзалаган, ә 37 төбәктә уртача бер контрактчыга түләү 1,4 миллион сум тәшкил иткән. "Важные истории" хисаплавына караганда, 2024 ел дәвамында Русия Саклану министрлыгы белән 407,2 мең кеше контракт төзегән.

Русия Иминлек шурасы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев хәбәр иткәнчә, 2025 ел башыннан 175 мең кеше контракт имзалаган. Президент Владимир Путин исә ай саен фронтка 50–60 мең ирекле яңа сугышчы языла ди. Әмма Conflict Intelligence Team белгечләре бу саннарны арттырып күрсәтелгән дип саный һәм контракт төзүчеләрнең реаль саны рәсми мәгълүматлар белән туры килми, дип белдерә.

  • Украинада сугыш башлану белән Татарстан һәм Башкортстан хакимиятләре бу һөҗүмне хуплап чыкты һәм беренче көннән ярдәм күрсәтеп килде. Шул ук вакытта Татарстан да, Башкортстан да үз мәнфәгатьләрен яклый алмый. Бигрәк тә Украина сугышы башлану белән алар үз хокукларын, иң мөһиме соңгы дәүләтчелек кыйпылчыкларын югалта бара.
  • Тикшерүгә күрә, Украинага һөҗүм итүгә иң зур өлешен керткән Русия төбәкләре арасында Башкортстан — өченче, Татарстан — алтынчы урында.
  • Сугышта татар-башкорт ирләре күпләп кырылса да, Татарстан һәм Башкортстан хакимиятләре аларны әле дә Украинага һөҗүмгә күрләп җибәрергә тырыша. Татарстан хакимиятенең рәсми хәбәрләр каналы Украинадагы сугышка контрактчылар туплау ягыннан беренчелеккә чыгуы белән мактана.
  • Башкортстаннан Украинадагы сугыша җибәрелүче батальоннар һәм башка хәрби бүлекләр саны дистәдән артып китте. Ихтыярилар үзләре "акчага кызыгучылар да бар, мин исә ватанга ярдәм итәргә барам" ди, ә сәясәт белгече Андрей Потылицын Башкортстан башлыгы шулай Кремльгә ярарга тырыша дип саный.
  • Хәбиров батальоннар җыюга зур игътибар бирә. Ихтыярилар һәм контракт хезмәте турында көчле реклам бара, сугышчылар турында БСТ каналы көн саен диярлек сюжетлар ясый, дәүләтнең башка медиасы да язып тора.
  • Руслан Айсин фикеренчә, Мәскәү еш кына Рөстәм Миңнехановны курчак һәм корал итеп үз файдасына куллана. Моңа кадәр сәясәт белгече Аббас Галләмов халык Башкортстан башлыгы Радий Хәбировны Мәскәү ялчысы, Мәскәү курчагы дип кабул итә дип Азатлыкка сөйләгән иде. "Халык башкорт үзаңын, мәдәниятен, башкортның сәяси иреклеген бетерү өчен Мәскәү сәясәтен алып бара дип уйлый", диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!